Әлки районында бүреләр санын көйләү максатында җиде ерткычны аулаганнар

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

Бу хакта Биологик ресурслар буенча Татарстан дәүләт комитетының  Әлки районы бүлеге җитәкчесе Андрей Ерусланов хәбәр итте. Аның әйтүенчә, узган җәйдә бүреләр шактый зыян китерә башлаганнар. Ерткычлар берничә мәртәбә “Хузангай” җәмгыяте көтүендәге сыерларга һәм бозауларга һөҗүм иткән. Аларның кыргый җанварларны– кабаннарны, кыр кәҗәләрен  ботарлау  очраклары да ешайган. Күзәтүләр  бүреләрнең бигрәк тә район аучылык һәм балыкчылык җәмгыяте биләмәләрендә (угодья) күбәюен күрсәткән. Бу ел башында  биологик ресурслар буенча республика дәүләт комитеты һәм район аучылык һәм балыкчылык җәмгыяте берлектә бүреләр санын көйләү чаралары  үткәргәннәр. Нәтиҗәдә аучылар җиде ерткычны аулап алган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International