Әлки районында укучыларның Нәби Дәули исемендәге V ачык фәнни-тикшерену конференциясе булды

2018 елның 21 апреле, шимбә

Базарлы Матакта Нәби Дәули исемендәге гимназиядә укучыларның V ачык фәнни-тикшерену конференциясе булды. Анда Әлки, Нурлат, Алексеевск районнарыннан hәм Ульяновск өлкәсенең Аллагул мәктәбеннән 114 укучы катнашты. Алар 13 секциядә эшләделәр. Балалар татар теле hәм әдәбияты, рус теле hәм әдәбияты, математика, информатика, туган як тарихын өйрәну hәм башка темалар буенча тикшерену эшлэрен жюри хөкеменә тәкъдим иттеләр. Иң яхшы эшлэрнең авторларына дипломнар hәм сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International