Быел бу акция “Яшьләр һәм табигать – уртак киләчәк” девизы астында уза. Аның максаты – аерым саклана торган табигать биләмәләренең экологик әһәмиятенә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү, яшьләрдә туган ягыбыз табигатенә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.
Дистә елдан артык инде әлкилеләр дә “Парклар маршы” акциясенә кушыла. Бездә аны “Спасский” дәүләт табигать заказнигы оештыра. Балалар табигатьне саклау темасына рәсемнәр ясап конкурска юллыйлар. Быел акция кысаларында балалар плакатлары бәйгесе игълан ителә. Туган як табигатен яраткан һәркем әлеге чарада актив катнашсын иде.