Карамалы, Базарлы Матак, Салман һәм Ташбилгедән килгән, 14 яшьләрен тутырган үсмерләргә миграция хезмәте пункты җитәкчесе полиция капитаны Ләйсән Миндубаева Россия гражданины паспортлары тапшырган. Ә музей хезмәткәрләре алар өчен экскурсия үткәргәннәр, якташыбыз Шамил Маннаповның “Тормыш сиратлары” китабын бүләк иткәннәр.