"Мин беләм, мин горурланам!" исемендәге әлеге тест он-лайн режимда узды. Күп укучылар, куелган сорауларга дөрес һәм тулы җаваплар биреп, Бөек Ватан сугышы тарихын әйбәт белүләрен күрсәттеләр. Әйтик, Татар Борнае мәктәбеннән Илдар Минсәгыйров, Чуаш Кичүеннән Динара Хөсәенова 30 мөмкинлектән 28 балл, Энҗе Хәмитова (Чуаш Кичүе) 27 балл җыйдылар һәм махсус сертификатларга ия булдылар.