Әлки районының “Строитель и К” җәмгыяте “Республиканың төзелеш тармагында хезмәтне саклау буенча иң яхшы оешма” бәйгесе җиңүчесе булды

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

24 апрельдә Казанда “ВолгаСтройЭкспо” 23 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен ачу тантанасында “Строитель и К” җәмгыяте генераль директоры Рәшит Мөхәммәтшин Диплом белән бүләкләнде.

Республикада әлеге бәйгедә катнашучы төзелеш оешмалары шактый күп була. Конкурс комиссиясе  безнең “Строитель и К”ны зур өстенлек белән җиңүче дип тапкан икән, бу инде Әлки төзүчеләре эше күпләргә үрнәк дигән сүз.

Шуны да әйтергә кирәк: “Строитель и К” җәмгыяте соңгы берничә елда мәдәният йортлары төзүдә дә  республикада эшләрен иң сыйфатлы башкаручы оешмалар исемлегендә килә. Әнә шул уңышлары өчен узган ел Рәшит Мөхәммәтшин Россия төзүчеләренең Сочи шәһәрендә узган съездында Татарстаннан ике кешелек делегация составында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International