Әлки районында “Георгий тасмасы” акциясе башланды

2018 елның 27 апреле, җомга

Ул 9 майга кадәр дәвам итәчәк. “Мин хәтерлим! Мин горурланам!” дигән шигарь астында әлеге акция 2005 елдан бирле үткәрелә. “Георгий тасмасы” акциясе – дөньяны фашизмнан саклап калу өчен һәлак булганнар истәлегенә дан, ветераннарга хөрмәт, Бөек Җиңү өчен рәхмәт билгесе һәм буыннар бердәмлеге символы ул. Кызгылт сары һәм кара төсләр чиратлашкан тасманы йөрәк янында (у сердца) киемгә, машина антенналарына, бала коляскаларына беркетәләр.

“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлегеннән хәбәр итүләренчә, әлкилеләргә  тарату өчен алар 500 тасма алып кайткан. “Георгий тасмасын”  яшьгвардиячеләр Җиңү көне алдыннан барлык авыл җирлекләрендә халыкка өләшәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International