Әлки районында беренче сыйныф укучыларының белемнәрен тикшерә башладылар

2018 елның 27 апреле, җомга

Мәктәптә укуның беренче елында балаларның фәннәрне ничек үзләштерүен өйрәнү 23-25 апрельдә он-лайн режимда үткәрелә. Балалар, компьютер каршында утырып, интервьюер (укытучы, психолог) ярдәмендә сорауларга җавап бирәләр.

Ә  4,5,6,11 сыйныфлар укучылары төп фәннәр буенча Бөтенроссия тикшерү эшләре башкаралар. 6 һәм 11 сыйныфлар укучылары тикшерү эшләрендә апробация режимында катнашалар, шуңа контроль эшләр өчен фәннәрне алар үзләре сайлый. Болар хакында безгә район мәгариф идарәсе методисты Рәйсә Яруллина хәбәр итте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International