Әлки районы башлыгы Александр Никошин район халкын Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлады

2018 елның 1 мае, сишәмбе

1 Май – халыклар бердәмлеге, хезмәт тантанасы бәйрәме ул. Әлки ягы тырыш, уңган кешеләре белән дан тота. Районыбызда төрле милләт халыклары дус, бердәм булып яши, һәр тармакта матур күрсәткечләргә ирешеп хезмәт итә. Ә яз – авылда эшнең кызган чагы. Барлык хуҗалыкларда язгы кыр эшләре башланды. Игенче-механизаторларга авыр һәм мактаулы хезмәтләрендә уңышлар телик. Һава шартлары уңай килеп, басуларда мул уңыш үстерергә һәм аны югалтуларсыз җыеп алырга насыйп булсын. Бүген  чистарту-төзекләндерү эшләре өчен дә иң кулай вакыт. Өмәләр үткәреп, авылларыбызда чисталык һәм тәртип урнаштырыйк, агачлар, чәчәкләр утыртыйк. Якынлашып килүче олы бәйрәм – Бөек Җиңү көнен яхшы әзерлек белән каршы алыйк.
Хөрмәтле райондашлар! Һәркайсыгызны Яз һәм хезмәт бәйрәме белән ихластан тәбриклим. Сәламәтлек, гаиләләрегезгә бәхет, муллык-бәрәкәт, хезмәт күтәренкелеге, уңышлар телим. Илдә тынычлык, һәр йортта иминлек хөкем сөрсен!”–диелә район башлыгы котлавында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International