Әлки районы Базарлы Матак авылының үзәк урамында юл төзелеше дәвам итә

2018 елның 5 июне, сишәмбе

Анда автомобиль юлы янәшәсендә җәяүлеләр өчен тротуар ясалды, баганалар утыртып яктырткычлар эленде. Әлеге урамда яшәүчеләрнең капка төпләренә чаклы асфальт та түшәлде.

 

Крайнов урамында быел да төзелеш эшләре дәвам итә. “Алексеевскдорстрой” эшчеләре хәзер урамның калган өлешендә иске асфальт катламын махсус машина ярдәмендә ваклатып алалар. Аннан бордюрлар куеп, урам юлының тагын 670 метрын яңартачаклар. Әлегә юлны район хакимияте бинасына чаклы төзү планлаштырылган. Шулай ук җир астына кабельләр салынып, яктырткыч баганалары утыртылачак. Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты бу эшне халыктан кергән үзара салым акчасына башкара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International