“Әлки хәбәрләре” район газетасына елның икенче яртысы өчен әлегә 4067 кеше язылган

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

Ә узган атна дәвамында район газетасына 616 кеше подписка рәсмиләштергән. Борискино, Иске Камка, Үргәгар авыллары почта хезмәткәрләре үзләрендәге һәр гаиләне “Әлки хәбәрләре”нә яздырырга өлгергәннәр. Шулай ук Алпар, Иске Матак, Иске Кората почта бүлекчәләре дә халыкны матбугатка яздыруда зур өлгерлек күрсәтәләр.

 

Район тормышы, андагы яңалыклар, янәшәбездә яшәүче асыл кешеләр турында даими укып-танышып барырга теләсәгез, “Әлки хәбәрләре”нә язылмый калмагыз. Ә район газетасына яздыруда уңышлы эшләгән почта хезмәткәрләрен “Татмедиа”ның махсус бүләкләре көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International