Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Базарлы Матакның “Йолдызлык” кафесына керүчеләр татар милли ризыклары белән сыйландылар
2018 елның 11 июне, дүшәмбе
6 июньдә Базарлы Матакның “Йолдызлык” кафесына керүчеләр татар милли ризыклары белән сыйландылар.
Республикада яшәүче төрле милләт кешеләренең аш-суларын әзерләү буенча бәйгеләр үткәрү традициясе байтактан килә. Ул башта районнарда уза, җиңүчеләр исә башкалада үз осталыкларын күрсәтәләр.
Бәйгедә районыбызның өч кафесы – “Йолдызлык”, “Актай” һәм “Причал” – катнашырга теләк белдергән. Беренче булып үзе әзерләгән милли аш-суларны район комиссиясе һәм әлкилеләр хозурына “Йолдызлык” кафесы тәкъдим итте.
Кафеда бу көнне татар халкының милли ризыкларын әзерләделәр. Ул тәгамнәрнең төрлелеге, хуш исләре, тәмлелеге! Зур өстәлгә бик матурлап табын корылган. Монда милләтебезнең элек-электән яратып әзерли торган нинди генә камыр һәм ит ризыклары, шулпалы ашлары, тәм-томнары һәм эчемлекләре юк иде. Билгеле инде, табын уртасында әле генә мичтән чыккан ит бәлеше. Шунда ук татарның брендына әйләнгән өчпочмак, чәкчәк урын алган. Аннан инде ит, борай пәрәмәчләре, кош теле, кабак бәлеше, кәбестә, шомырт, балан, лимон, чикләвек, өрек пироглары. Бу кафе бик тәмләп пешерә торган каймак бәлеше дә шунда.
Камыр ризыкларыннан тыш, татарлар ит кабымлыклары әзерләргә дә оста бит. Әнә пары күтәрелеп торган тутырма, тутырган һәм ысланган каз, казылык, мантый… Без бала чакта һәр йортта пешерелгән, мичтән чыкканын көтеп ала торган бәрәңге пәрәмәче, юка, кыстыбый да табынның бизәге булып тора.
Төрледән-төрле шулпалы ашлар да авыз суларын китерерлек. Әнә кычыткан шулпасы, пилмән, токмачлы аш, борчак һәм бодай оннарыннан умачлы ашлар…
Күп кенә ризыкларны әбиләребез рецептлары буенча әзерләгәннәр “Йолдызлык”та. Аш-суларны милли киемле кызлар тәкъдим итте. Аннан татар авыл өенә охшатып ясалган почмакта кайбер ризыкларны авыз итеп тә карадык. Телеңне йотарлык тәмле иде алар.
Билгеле инде, табын янында сөйләшү безне үзеннән-үзе яшьлеккә алып китте. Кафе җитәкчесе Гөлсинә Дәүлиева да үзенең кызыклы балачак истәлекләре белән уртаклашты.
– Дәү әни пешергән кабартма, җәймә исләре әле дә борынны кытыклап, тәмнәре авызда тора кебек,–ди ул.
Комиссия әгъзаларына “Йолдызлык” ашчыларының татар милли ризыкларын шулкадәр оста һәм ләззәтле итеп, бар шартына китереп пешерүләре бик ошады. Һичшиксез, алар югары бәягә өмет итә алалар. Бәйгедә катнашучы тагын ике кафедагы милли аш-су көннәре турында да сезгә җиткерербе
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
11.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
11.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
9
апрель, 2026 ел
07.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 2026 елның 9 апрелендә 06 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр 2026 елның 9 апрелендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле җил 15-20 м/с (Казанда 18 м/с кадәр) көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал.
8
апрель, 2026 ел
09.04.2026 га ашыгыч кисәтү
09.04.2026 га ашыгыч кисәтү
6
апрель, 2026 ел
07.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 6 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 7 апрель 2026 елның 7 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле җил 15-16 м/с.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз