Әлки районының “Хузангай” җәмгыятендә беренчеләрдән булып күпьеллык үләннән сенаж салуга керештеләр

2018 елның 11 июне, дүшәмбе

Әлеге җәмгыять  моңарчы күпьеллык үләннәрне ваклатып терлекләргә ашатып килде. Инде сусыл яшел үләнне базга сенажга да сала башладылар.

Быел районда 12 мең гектардан артык мәйданда күпьеллык үләннәр үстерелде. Белгечләр әйтүенчә, 5 июньнән 15 енә кадәр үләндә аксым һәм каротинның иң күп чагы була. Шуңа беренче чабып алуны мөмкин кадәр шушы чорда башкарырга кирәк.

Районда терлек азыгы хәзерләү техникасы  нигездә әзер. Барлык азык утарлары да ремонтланган,  тәртипкә китерелгән. Күпьеллык үләннәр яхшы күтәрелде. Инде аны тиз һәм сыйфатлы итеп җыеп алуны оештырасы калды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International