Әлки районы Сабан туенда юртаклар, ярымтокымлы бахбайлар, авыл атлары, татар чабышкылары һәм йөк атлары узышты

2018 елның 19 июне, сишәмбе

 Оештыручылар бай программа әзерләгәннәр. Башта юртаклар старт алды, аннан ярымтокымлы бахбайлар, авыл атлары узышты. Татар чабышкылары, йөк атлары ярышларын да ихластан җан атып карадык.

Бер мәлгә район Сабан туе мәйданы тирәсе бушап диярлек кала. Бу вакытта бик күпләр, елга аша салынган күпердән чыгып, ипподромга ашыга.

Быел ипподром тагын да матурланган, тамаша кылу өчен уңайлырак итеп эшләнгән. Атлар ярышын күзәтүче тамашачылар өчен трибуналар зурайтылган. Утыргычлар өстенә  кояштан (яисә яңгырдан) саклау өчен түбә дә булдырылган. Безнең ипподромның тагын бер уңайлы ягы – биредә атлар чабышын бар дистанция буенча күзәтергә мөмкин.

Менә район тренеры, оста спорт комментаторы Рифкать Сәгъдиев ярышка беренче кузгаласы юртаклар һәм аларның хуҗалары белән таныштыра. Ул арада тачанкалы дүрт атка старт бирелде. Бу юртаклар ярышын күзәтү үзе бер ләззәт. Аларның тизлекләре дә гаять зур. Әнә бит ипподромның иң аргы башыннан кузгалган бахбайлар санаулы минутлар эчендә җилдәй очып тамашачылар трибунасы яныннан уздылар. Биредәге халык “Әйдә-әйдә!”, “Тизрәк!”, “Афәрин!” ише сүзләр кычкырып калырга гына өлгерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International