Әсхәт ХИСМӘТОВ: Бәйрәмнең күңеллелегенә, матурлыгына горурланып йөрим

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

 Әсхәт ХИСМӘТОВ, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты:

 

–Мине район Сабан ту­ена кунак итеп чакырды­лар, бик рәхмәт. Бәйрәмнең күңеллелегенә, матурлыгы­на, оста итеп оештыры­луына чын ихластан шат­ланып, горурланып йөрим. Бик күп район һәм шәһәр Сабантуйларында булыр­га туры килде. Әмма берсе дә үзебезнең Әлкинекенә җитми инде! Бездә халык аерым бер кунакчыл, киң күңелле бит. Күпме таныш­ларымны, авылдашларны, классташларны очрат­тым. Сабан туеннан бик күп матур тәэсирләр алып китәм – алар ел буе күңелне җылытып, рухланды­рып торыр инде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International