Быелгы бәйрәм күркәм үтсен өчен табигать тә тырышты

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

Милли бәйрәмебез зур оешканлык һәм күтәренкелек белән, бизәк-төсмерләргә, якты тәэсирләргә бай булып, имин һәм матур узды.

 

 

Буыннан - буынга күчеп безнең көннәргә килеп җиткән Сабан­туй бәйрәме соңгы вакытта чын асылын җуя башлады, дигән фикерләр дә ишетелә хәзер. Ничек кенә бул­масын, Сабан туен ха­лык түземсезлек белән көтеп ала, рәхәтләнеп бәйрәм итә, көч-куәт, җитезлектә сынаша, туганнары, яшьлек ду­слары белән очрашып аралаша.

Быелгы бәйрәм күркәм үтсен өчен та­бигать тә тырышты. Көн бик ямьле булды – салкын җил, вак яңгыр да үзәккә үтмәде, кояш та чамасыз кыздырма­ды. Бәйрәмгә халык та бик күп җыелды.

Район Сабан туе җырлы-биюле му­зыкаль компози­ция белән башла­нып китте. Мәдәният хезмәткәрләре, бала­лар бию коллективла­ры мәйданда кешенең табигать белән бергәлеген, игенче хезмәтенең олылыгын тасвирлаган тамаша күрсәттеләр. Үзебезнең артистлар белән беррәттән Казаннан чакырылган сәнгать осталары, шул исәптән якташыбыз Максуд Юлдашев дәртле ма­тур җырлары белән бәйрәмне бизәделәр.

Район имам- мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиевнең Сабан туена фатиха би­реп Коръән аяте укуы бәйрәмне тагын да ямьләндереп, нурлан­дырып җибәрде.

Аннан соң Сабан туена җыелган халык­ны район башлыгы Александр Никошин сәламләде.– Р а й о н ы б ы з игенчеләре язгы чәчү эшләрен уңышлы т ө г ә л л ә д е л ә р . Хуҗалыкларда хәзер тагын бер җаваплы кампания – терлек азы­гы хәзерләү башланды. Авыл хуҗалыгындагы һәр эшне зур җаваплылык һәм намус белән башкаручы кыр батырларына, ферма хезмәтчәннәренә олы рәхмәтемне җиткерәм, һәркайсыгызны бүгенге олы бәйрәм – Сабан туе белән тәбрик итәм,–диде Александр Федорович һәм ха­лыкны рәхәтләнеп ял итәргә, ярыш- бәйгеләрдә актив кат­нашырга чакырды.

Әлкилеләрне һәм кунакларны бәйрәм белән якташларыбыз – Россия Дәүләт Ду­масы депутаты Ай­рат Хәйруллин, 1976- 1982 елларда район белән җитәкчелек иткән Дамир Каюмов котладылар. Ә Таби­гать ресурсларыннан файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов Татарс­тан Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабан туе котлавын җиткерде.

 

 Җитәкчеләр шулай ук бөтен халык алдында рай­ондашларыбызга дәүләт бүләкләре тапшырдылар.

Сабан туе – беренче чи­ратта җир кешесен, иген­чене олылаучы, аның авыр һәм фидакарь хезмәтенә мәртәбә, дан җырлаучы бәйрәм ул. Һәм менә мәйдан түренә Сабан туеның иң олы һәм дәрәҗәле кунаклары – басу һәм фермаларда көнне төнгә ялгап эшләп, табын­нарыбызны икмәк, ит-сөт белән баетучы игенче-ме­ханизаторлар, терлекчеләр, авыл хуҗалыгы белгечләре һәм җитәкчеләре чакы­рылды. Районның төрле тармакларында тырыш хезмәтләре белән танылган алдынгылар да түргә ча­кырып хөрмәтләнде. Алар көчле алкышлар астында мәйдан әйләнделәр.

Бүләкләүләрдән соң мәйдан Сабан туеның тра­дицион уеннарына һәм ярышларына бирелде. Келәмнәрдә көрәш кызды, көчле беләклеләр кул көрәштерде, гер күтәрде. Бала-чага катыктан тәңкә эзләп, капчык киеп узышып, капчык белән сугышып, йо­мырка салынган кашык ка­бып йөгереп, чүлмәк ватып, аркан тартышып мәш килде. Сулы чиләк-көянтә белән узышучы ир-атлар һәм ха­тын-кызлар ярышын да ха­лык көлә-көлә карады.

 

 Сабан туе – зур чыгымнар да, күп хезмәт тә сорый тор­ган бәйрәм. Халык рәхәтләнеп күңел ачсын, бәйрәм күркәм һәм имин узсын өчен биредә ай буе оешма-предприятиеләр вәкилләре җиң сызганып эшләде.

Сабан туен үткәрү өчен үзләреннән зур матди өлеш керткән Айрат Хәйруллинга, Фоат Вәлиевкә, Евгений Чугу­новка, шулай ук район эшмәкәрләренә, фермерларга, оешма- предприятиеләргә дә зур рәхмәт белдерелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International