Сабан туенда әтәчне Әнҗерә егете Ринас «азат итте»

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

Моны инде бик сирәкләр генә башкара ала. Бу юлы да бик күпләр биек баганага үрмәләүдә үзләрен сынап ка­радылар. Әмма уңыш елмаерга ашыкмады. Берәүләр колганың ярты­сына да җитмичә кире төштеләр, ә бер егет “финишка” аз гына калган­да кире чигенде. Кыскасы, Сабан туе икенче яртысына авышты, ә әтәч читлегендә кала бирде.

Халык озын колганы “буйсындырасы” егетне түземсезлек белән көтте. Һәм менә ул – җитез генә баганага үрмәләп, читлекне ачты һәм көне буе “тоткында”тилмергән әтәчне иреккә чыгарды. Мәйдан булдык- лы егеткә соклануын белдереп шаулатып кул чапты.

Каһарман егет Иске Әнҗерәдән Ринас Газизов булып чыкты. Ул Питрәчтә йөк машинасы йөртүчесе булып эшли икән. Ринас спорт белән дус, Сабантуй бәйгеләрендә катнашырга да ярата. Афәрин, Ринас!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International