Максуд ЮЛДАШЕВ: Район Сабан туе елдан-ел ямьлерәк үтә

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

Максуд ЮЛДАШЕВ, популяр татар җырчысы:

– Район Сабан туе ел­дан-ел ямьлерәк үтә, халыкка ял итәр өчен күбрәк мөмкинлекләр, уңайлыклар тудырыла. Минем нәсел тамырла­рым шушы төбәктә. Ба­лачыгым да биредә узды. Малай вакытта Сабан ту­енда йөрүләрем гел истә. Әлкигә һәрчак дулкынла­нып һәм шатланып кай­там. Сабан туенда җырлап, якташларымның күңелен ачу – минем өчен мәртәбә. Ә күпме дуслар, сыйныфташлар белән очраштым! Абыем гаиләсе белән биредә яши бит, бәйрәмнән соң бергәләп табигатькә чыктык, рәхәтләнеп ара­лаштык, шашлыклар пешердек. Бер сүз белән әйткәндә, Әлки Сабан туе минем өчен истәлекле һәм онытылмас бәйрәм булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International