Туган як тарихын өйрәнүче Мансур Ганиевкә “Әлки районының мактаулы гражданы” исеме бирелде

2018 елның 22 июне, җомга
Хезмәт ветераны Мансур Корбангали улы Абдул Салман авылында туып үскән, хәзер Түбән Кама шәһәрендә яши. Ул районның, бигрәк тә туган авылының җәмәгать тормышында актив катнаша, авыллар тарихын өйрәнүгә күп вакытын бирә. Мансур ага районыбыздагы бик күп авыллар халкының нәсел шәҗәрәләрен төзеде. Аның туган як тарихы турындагы язмалары безнең газетада да дөнья күрде. Мансур Ганиевкә дәрәҗәле исем таныклыгын  Сабан туенда район башлыгы Александр Никошин тапшырды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International