Гостехнадзорның район бүлеге җитәкчесе Андрей Петухов әйтүенчә, тикшерү барышында үзйөрешле машина-тракторларны техник карау үткәрмичә файдалану очраклары ачыкланган. Транспорт ияләренә карата административ материаллар төзелгән, җитешсезлекләрне тиз арада төзәтергә кушылган. Алдарак хәбәр иткәнебезчә, “Трактор-прицеп” операциясе 8 июльгә кадәр дәвам итәчәк.