Әлки районының Яңа Алпар авылында Кизләү чишмәсен төзекләндерделәр

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

Чишмә әйбәтләп чистартылган, янына манаралы кечкенә өй салынган, тирәсе тотып алынган бакчада  ял итү өчен беседка ясалган.

Чишмәне төзекләндерү эшләренең төп спонсорлары  шушы авылда туып-үскән бертуган Зәитовлар булган. Кизләү чишмәсен ачу тантанасына җыелган халык аларга  изге эшләре өчен җылы рәхмәтләрен җиткерде. Аннан шул тирәдә ясалган табын тирәсенә җыелып,  чишмә суыннан кайнатылган чәй белән сыйланып, аралашып утырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International