Әлки районында “Трактор-прицеп” операциясе кысаларында рейдлар үткәрелә

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

 Гостехнадзор район бүлеге җитәкчесе Андрей Петухов хәбәр итүенчә, тикшерү нәтиҗәсендә үзйөрешле машиналарны техник карау үткәрмичә һәм тиешле документларсыз файдалану белән бәйле ике закон бозу очрагы ачыкланган. Транспорт ияләренә карата административ материаллар төзелгән.

 

Үзйөрешле машина-тракторлар катнашында аварияләрне киметү, хокук бозуларны кисәтү максатында үткәрелүче “Трактор-прицеп” операциясе 8 июльгәчә дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International