Әлки районының Апак авылында модульле ФАП төзеләчәк

2018 елның 20 июле, җомга

Авыл халкы яңа ФАП төзелүне түземсезлек белән көтә. Әлегә биредә медицина пункты авыл мәдәният йортының кысан гына бер өлешендә эшләп тора. Медицина җиһазларын урнаштыру, авыруларны кабул итү өчен урын да, мөмкинлекләр дә җитәрлек түгел. Апак авыл җирлеге башлыгы Илһамия Әбҗәббарова әйтүенчә, яңа ФАП өчен урын әзерләнгән, төзелеш эшләре өчен электр үткәрелгән. Берничә көннән төзүчеләр килеп, субайлар кагачак. Август башында ФАП бинасы җыелып, сафка басар дип көтелә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International