Әгәр ул кабул ителә калса, балалар ана телләрен гарантияле өйрәнү хокукыннан мәхрүм булмасмы? Иманым камил, монда җавап шундый гына була ала: туган телебезне, туган сөйләмебезне, этник кан кардәшлеген саклау өчен без мөмкин булганның барын да эшләргә тиешбез. Яшьтән, балачактан үзеңдә милли үзаң, кыюлык, рухи ныклык тәрбияләү, ата-бабаларыбыздан килгән тарихны, традицияләрне, гадәт һәм йолаларны саклый һәм файдалана белү бик мөһим. Милли рухиятне, әхлагыбызны һәм тарихи хәтерне торгызу һәм ныгыту – изге бурычыбыз.