Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Әлки районы аучылары яңа рәис сайладылар
2018 елның 27 июле, җомга
Утырышка район башлыгы Александр Никошин, Татарстан аучылары һәм балыкчылары җәмгыяте рәисе Илһам Садыйков та чакырылган иде.
Җыелыш башында ук аучылар, балыкчылар районда озак еллар охотовед булып эшләгән Сергей Данилинны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аучылар әйтүенчә, ул үз эшенә бирелгән, намуслы кеше булган, вазыйфаларын олы җаваплылык белән үтәгән. Сергей Данилин җәнлекләр дөньясын саклау өчен күп көч куйган, браконьерларга каршы көрәшкән. Ул үзе турында яхшы истәлекләр генә калдырды, диләр аучылар.
– Бүген без җәмгыятьнең яңа рәисен сайлыйбыз. Ул аучылык кагыйдәләрен төгәл үтәсен һәм район аучылары, балыкчылары белән уртак тел табып эшләсен иде, – дип сөйләде район охотоведы Андрей Ерусланов. Аның әйтүенчә, узган елда 15 браконьерлык очрагы ачыкланган, 9 очрак буенча чаралар күренгән.
Әйе, аучылык хуҗалыкларында барысы да яхшы дип булмый әле. Браконьерларга каршы кырыс көрәш алып барырга, бу эшкә полицияне дә җәлеп итргә кирәк. Аучылар җирлек советлары белән элемтәдә торсыннар иде. Мәсьәлән, “Хузангай” җәмгыятеннән көтүдәге сыерларга бүреләр һөҗүм итү хакында хәбәр алынды. Мондый очракларда сезнең булышлык кирәк аучылар. Ә җәмгыятнең исә сезгә булышу мөмкинлекләре бар, – диде район башлыгы Александр Никошин.
Аучыларның берсе Илһам Садыйковка тояклыларны атып алуга лицензияне нинди кагыйдәләрдән чыгып таратулары турында сорау бирде.
– Мондый рөхсәтләрне 70 процентын Татарстан аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте бирә, калган 30 процентын район җәмгыятьләре тарата, – диде Илһам Садыйков.
Кышкы чорда кыргый җанварларның баш санын алу буенча зур эш башкарылган, егерьләр 350 километр юл үткәннәр. Утырышта су кошларына көзге ауның 1 сентябрәдә ачыласын хәбәр иттеләр. Район аучылар һәм балыкчылар җәмгыятенең рәисе итеп Альберт Шәйхетдинов сайланды.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 15.04.2026
Ашыгыч кисәтү 15.04.2026
13
апрель, 2026 ел
14.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 13 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 14 апрель 2026 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан, яшенле яңгыр булуы ихтимал; - төнлә һәм көндез 15-16 м/с тизлектәге көчле җил (Казанда да).
12
апрель, 2026 ел
13.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
13.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
10
апрель, 2026 ел
11.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
11.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз