Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Әлки районында “Балалар террорчылыкка каршы” дигән рәсем конкурсы үткәрелде
2018 елның 30 июле, дүшәмбе
Малайлар һәм кызлар “Балалар террорчылыкка каршы” дигән темага төрле рәсемнәр, плакатлар ясаганнар. Бу катлаулы мәсьәләгә шулай итеп үз мөнәсәбәтләрен белдергәннәр.
Бәйгегә нәтиҗәне тантаналы шартларда ясадылар. Лагерьга район башлыгы Александр Никошин үзе килгән иде. Ул ял итүче кызларга һәм малайларга карап болай диде:
– Нәрсә ул террорчылык? Бер төркем коралланган кешеләрнең мәктәп бинасын үз кулларына төшерүе, самолет урлап китүләре, бер гаепсез кешеләрне тоткын итеп алып, үз таләпләрен куюлары терроризм дип атала. Мөгәен, сезгә әти-әниләрегез, тәрбиячеләр бу хакта сөйлидер, террорчылык акты вакытында үзеңне ничек тотарга өйрәтәдер. Андый очракта кешеләрне куркыныч җирдән чыгару мөмкинлеген эзләргә, коткаручыларга хәбәр итәргә кирәк. Беребез дә кемнеңдер шундый хәлгә таруын, Беслан мәктәбендә булган вакыйганың кабатлануын теләми. Террорчылык – явызлык ул. Террорчылар бер гаепсез кешеләрне газаплыйлар, аларның теләге – башкаларны куркыту. Билгеле, безнең иң зур теләгебез – балаларның җәйге ялы тыныч, имин үтсен, сез лагерьда рәхәтләнеп күңел ачыгыз, вакытыгызны файдалы үткәрергә тырышыгыз һәм, смена тәмамлангач, бер-берегездән аерылышасыгыз килмәсен иде.
Аннары Александр Никошин рәсемнәр бәйгесе җиңүчеләренә дипломнар тапшырды. “Балалар терророчылыкка каршы” номинациясендә иң яхшы плакатларны “Бәрәңге”, “Белиберда” һәм “Вип персоналар” отрядлары ясаган икән. Ә “Без бөтен дөньяда тынычлык яклы!” темасына иң матур рәсемнәрне Базарлы Матактан Камилә Зарипова һәм Айсылу Зарипова, Борискинодан Арина Ведяскина ясаган булып чыкты. “Куркынычсыз дөнья” номинациясендә җиңүчеләр урыннарны түбәндәгечә бүлештеләр: Казаннан Камилә Гаязова беренче урында, Базарлы Матактан Луиза Хәсанова һәм Софья Бухарова – икенче, Камила Гнеденкова – өченче урында. “Террорчылык – җәмгыятькә янау ул” темасына ясалган рәсемнәр конкурсында Диләрә Юсупова, Карина Насифуллина һәм Тимур Гыймадиев җиңүче булдылар. Алар барысы да Казаннан.
Соңыннан балаларга куркынычсызлык кагыйдәләре турында язмалар тараттылар. Әлеге буклетларда хуҗасыз сумкага юлыксаң, өйдә я урамда террорчылык актына дучар ителсәң, газ исе сизгәндә, янгында, су басуда һәм коенганда бата башлаганда нишләргә кирәклеге аңлатылган.
Фотололар безнең сайтта.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
май, 2026 ел
05.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
05.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
2026 елның 7 маенда «Иң мөһиме турында» III республика конкурсы башлана
2026 елның 7 маенда «Иң мөһиме турында» III республика конкурсы башлана
"Үлемсез полк" акциясе миллионлаган россиялеләрне хәтер һәм рәхмәт бердәмлеге сафында берләштерә
"Үлемсез полк" акциясе миллионлаган россиялеләрне хәтер һәм рәхмәт бердәмлеге сафында берләштерә
Хәтер һәм мәрхәмәтлелеккә бергә: «Кызыл канәфер» бөтенроссия акциясе
Хәтер һәм мәрхәмәтлелеккә бергә: «Кызыл канәфер» бөтенроссия акциясе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз