Әлки районы укучылары мәктәп урманчылыклары слетында катнаштылар

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

Слет Лубян урман коледжында үткәрелде. Укучылар төрле ярышларда катнаштылар, мастер-классларда үзләре өчен кызыклы белемнәр алдылар. Лубян урман хуҗалыгы буенча экскурсия вакытында алар урманда эшләүче техниканы күрделәр. Балалар шулай ук урман һәм анда яшәүче җәнлекләр хакында белемнәрен күрсәтә алдылар, урманны саклау буенча төрле биремнәргә җавап бирделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International