Көн дәвамында инспекторлар 48 транспорт чарасын тикшерделәр. Нәтиҗәдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 10 очрагы ачыкланган. Шуларның 8е куркынычсызлык каешын кулланмау белән бәйле. Тагын бер йөртүченең автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү полисы булмаган. Ә берәүнең машинасы тәрәзәләрендәге тонировкага дәгъва белдергән юл инспекторы.