Әлки районында велосипедчылар ярышы үткәрелә

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

Әлеге бәйгедә велосипедта йөрергә яраткан һәркем катнаша ала. Шулай ук һәр хезмәт коллективыннан вәкилләр (хатын-кызлар, ир-атлар) чакырыла. 
Җиңүчеләрне ярышта катнашучыларның яшьләренә карап билгелиячәкләр. Ә авыл җирлекләрендә шундый бәйгеләрне үзләре оештырырга җыеналар. 
Велосипедта йөрү сәламәтлекне ныгытуның әйбәт чарасы, ул мускулларны ныгыта, сулыш алуны җайга сала. Район үзәгендә үткәрелә торган ярышлар исә велосипед спортын пропагандалау йөзеннән оештырыла.
“Тимер аты” булган һәркемне Базарлы Матак үзәгендәге мәйданга чакыралар. Җиңүчеләргә бүләкләрне “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты әзерли. Ярышлар 18.00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International