Җитәкче белән өйдән чыкмыйча гына турыдан-туры аралашу өчен skype@rosreestr.org электрон адресына гариза җибәрергә киңәш итәбез. Моның өчен үзегездә Skype программасы булдырып, теркәлергә кирәк. Компьютерыгызда микрофон һәм веб-камера бар икән, җитәкчелеккә милеккә бәйле теләсә кайсы сорауны юлларга була.
Skype программасына кергәч, иң беренче эш итеп, өстә урнашкан “контакты” дигән язуга басарга. “Новый контакт” дигән сүз чыгачак. “Rosreestr.tatarstan” сүзен язып, “найти”га керергә, анда исемлек барлыкка киләчәк. Үзегезгә кирәген сайлап, “добавить” төймәсенә басарга. “Skype” тәрәзәсенең сул ягында республиканың Росреестр идарәсе сезнең белән элемтә урнаштыручылар исемлегенә кертеләчәк.
Мондый видео кабул итүгә эләгү өчен алдан гариза бирергә кирәклеген дә истән чыгармагыз. Анда исем-фамилия, әтиегезнең исеме, skype логины, телефон номеры, электрон адрес һәм бирергә теләгән соравыгызны алдан язып калдырырга кирәк.