Әлки районында туып үскән Равил Камалов гаражында музей ачкан

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

 Музей җәй башында ук килүчеләрне кабул итә башлаган һәм инде популярлык казанып өлгергән. 
Музейда аның җитәкчесе Әлки якларында элеккеге тормышны чагылдырган күп экспонатлар урнаштырган. Анда көнкүреш җиһазлары, бизәнү әйберләре шактый.
Музейга мәктәп балалары, шушы авылда яшәүчеләр гаиләләре белән килә икән. Биредә шулай ук депутатлар, танылган җитәкчеләр, артистлар да булырга өлгергән. Алар якташыбыз хезмәтен югары бәяләгәннәр.
Равил Камалов хәзерге вакытта музеен зурайту турында хыяллана, чөнки бит ул хуҗа гаражының яртысын гына алып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International