Татарстанда билгесез кешеләр алдап электр счетчикларын алыштырырга тәкъдим итәләр

2018 елның 3 августы, җомга

Алар, кешеләрнең өйләрендәге электр исәпләгеч приборларының кулла¬ну вакыты бетмәгән булса да, аны алыштырырга вакыт, дип алдап йөриләр. 
Бу оешма 2600 сумлык дип ур¬наштыра торган приборның чын¬лыкта бәясе 700-800 сум тора. 
Һәрвакыттагыча, бу алдакчы¬лардан пенсионерлар, хәбәрдар булмаган беркатлы кешеләр зыян күрә. 
Гамәлдәге закончалык буен¬ча, электр энергиясен исәпләү приборлары энергиясе җибәрүне гарантияләүче оешма яисә күпфатирлы өй белән идарә итү турында килешү төзелгән идарәче оешма вәкилләре катнашында гына алыштырыла. Ул вәкил өйгә ике тапкыр килергә тиеш. Башта яңа счетчик куйганчы пломбның ни хәлдә икәнлеген тикшерү өчен, аннары – яңа пломб салу һәм при¬борны исәпкә алу өчен. Шулай булмаганда, үз белдегең белән куйдырган прибор аша электр энергиясе куллану исәпкә алын¬маган дип санала. 
Исәпләүче приборларның кул¬лануга яраклыгы турындагы сора¬уларыгыз белән “Татэнергосбыт” җәмгыятенә мөрәҗәгать итә ала¬сыз. 
Фәрит Галиуллин, 
“Татэнергосбыт”ның Чистай бүлекчәсе Әлки участогы на¬чальнигы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International