Әлки кино учреждениесе директоры Фәргать Гайсин әйтүенчә, керү ишекләрен алыштырып, алар янындагы идәнне яңартасы гына калган. Кино күрсәтү өчен кирәкле аппаратура тулы¬сынча кайтарылган. Кинотеатрның стеналары яңадан буялган, яңа урындыклар, заманча зур экран, аның алдына да, артына да тавыш колон¬калары куелган. Монысы кино караганда анда “катнашу” тәэсире тудыру өчен кирәк. Ягъни та¬машачы, кинотеатрда утырса да, кинода барган вакыйгаларның эчендә кайнаячак. Кинопроектор тәрәзәсен бераз киңәйтергә туры киләчәк икән. Бу эшләр тәмамлангач, «Конкорд» җәмгыятеннән кинотехника белгечләре килеп, аппаратураның ничек эшләвен тикшерәчәк.