“Кызыл Шәрык-Агро” җәмгыятенең Көнчыгыш филиалында булып, тикшерүчеләр кырга бардылар. Монда бу вакытта 8 комбайн бөртек суктыра һәм 3 йөк машинасы бөртекне элеваторга ташып тора иде. Тикшерү нәтиҗәсендә комбайннарның бөтен кирәк-ярак белән тулысынча тәэмин ителүе ачыкланды. Комбайнчылар махсус эш киемендә. Тикшерү барышында үзйөрешле машина белән техник карау талоны булмаган килеш идарә итү факты ачыкланды. Аның буенча хуҗалык җитәкчесенә язмача күрсәтмә җибәрелде.