Әлки районы шефлык иткән частьтә булдылар

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

Бу юлы безнең делегациягә Спас районы вәкилләре дә кушылды. Чөнки хәрби комиссариат безнең районнар өчен уртак бит. Хәрби частькә баручыларны Виктор Лаврентьев җитәкләде. Шулай итеп, ата-аналар 4 августта улларының ант кабул итүе шаһитлары булдылар.
Тантанадан соң кунаклар район шефлык иткән әлеге частьтә хезмәт итүче барлык солдатларны Татарстан Республикасы исеменнән милли ризыклар белән сыйладылар. Әйтеп үтик: хәзер бу частьтә 32 әлкиле хезмәт итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International