Карга авылының юллары асфальтланмаган соңгы ике урамына да каты түшәмәле юл салына

2018 елның 10 августы, җомга

Үзара йөкләнган салым акчасын җыеп, быел биредә Камай һәм Яңа урамнарга таш юл ясарга җыеналар. Авыл халкы үзара салым акчасын март башында ук тулысынча түләгән инде. Хәтта җыелган суммага Татарстан хөкүмәте тарафыннан өстәп бирелә торган субсидия дә кайткан. Җитәрлек средстволар булгач, җәй айларында шушы ике урамга вак таштан юл төзүгә керешкәннәр. Бу эшләрне, тендер отып, “Алексевскдорстрой” җәмгыяте башкарачак. Бу турыда Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев хәбәр итте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International