Базарлы Матакның үз шугалагы булачак

2018 елның 10 августы, җомга

Киләсе кышта биредә зур шугалак эшләп китәчәк. Шугалак мәйданына башта ком түшәлде, вак таш җәелде, аны асфальт белән капладылар. Шулай итеп, биредә тигез боз катламы катыру мөмкин булачак. Шугалак төрле яктан лампалар белән яктыртылачак. 
Алдагы елларда да мәдәният йорты янында шугалак катыра иделәр. Әмма аның тирәсен кар түшәп кенә ясадылар, бозы да тигез, шома булып чыкмый иде. Яңа шугалакта әлеге җитешсезлекләр бетерелә. Аның янәшәсендә киенү-чишенү бүлмәсе дә була. Ә җәй айларында бу мәйданда бадминтон кебек спорт төрләре буенча ярышлар, шулай ук төрле конкурслар, бәйгеләр үткәрелер, дип көтелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International