Әлки районының Иске Тахтала авылында чиркәү ачылды

2018 елның 10 августы, җомга

Иске Тахтала чиркәүсез нәкъ бер га­сыр – 100 ел яшәгән. Билгеле, совет власте урнашканчы авылда чиркәү булган, әмма динсезлек чорында ябылган ул. Ниһаять, авылда Ходай йор­ты яңадан ачыл­ды. Моңа, бигрәк тә чиркәүдә гыйбадәт кылулар башлануга өлкән буын, гомумән, авыл халкы гаять шат. Алар бу вакыйганы күптән көткән инде. Чиркәүне изгеләндерү, анда беренче гыйбадәт кылу буласын ише­теп бирегә бик күп кеше җыелган иде. Чиркәү янында­гы мәйданда, өйләр каршында тукталган а в т о м о б и л ьл ә р н е ң күплеге дә читтән кай­ткан кунаклар саны турында сөйли. Бигрәк тә Әлмәттән, чөнки храм төзү хакында Та­тарстан Президенты­на җиткерүчеләрнең берсе – чыгышы белән Иске Тахтала егете Виктор Белов шушы шәһәрдә гомер итә бит. Чиркәү ачу тан­танасына ул үзе генә түгел, туганнары, элек­кеге хезмәттәшләре белән кайткан.

Чиркәү бинасы бик матур, килешле, мәһабәт. Күренеп тора, төзүчеләр аны бар күңелләрен биреп, яра­тып эшләгәннәр, эчке бизәлешенә игъти­бар аеруча зур булган. Чиркәүне изгеләндерә башлагач, шунда җыелган өлкәннәрнең күзләрендә яшьләр күренде. Бу – шатлык яшьләре, авылга рухи яктылык, иман кай­таручыларга рәхмәт билгеләре иде.

Ходай йортын төзү белән район благочинные Анд­рей Зиньков һәм өстә аталган Виктор Белов җитәкчелек иткән. Уз­ган көздә чиркәүнең изгеләндереп нигез ташын салган булган­нар, аны әлеге дә ба­ягы епископ Пармен башкарган. Боларны искә төшереп, танта­нада катнашучылар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, епископ Парменга, храм төзелешендә ярдәм иткән башка игелекле кешеләргә рәхмәт әйттеләр.

Чиркәүдә бе­ренче гыйбадәт тәмамлангач, епископ болай диде:

– Чыгышым белән Ростов өлкәсеннән мин, 2015 елдан бир­ле хәзерге вазый­фаларымны башка­рып киләм. Үзебездә храм төзетә башлаган идем, мин киткәч, анда эшләр тукталган. Иске Тахталада исә ходай йорты респу­блика җитәкчелеге ярдәме, халык теләге белән кыска вакытта төзелде. Яңа чиркәүдә гыйбадәт кылу миңа ансат һәм рәхәт бул­ды. Һәр тарафтан нур бөркелә. Сизелеп тора, храмны күңел биреп, игелеклелек­не, сафлыкны нигез итеп эшләгәннәр. Олы рәхмәтебезне рай­оныгыз җитәкчесе Александр Никошин­га җиткерәм, чөнки бу төзелештә ул һәрвакыт таянычыбыз булды.

Аннары ул бераз уйланып алды да:

–Хәләл акчама рәссамнардан ясатып алган иконаларым бар. Алар үз сәгатьләрен көтеп торган икән. Сезнең алдыгызда әйтәм: шушы ико­наларны яңа ачы­лган чиркәүгә бүләк итәчәкмен,–диде.

Иске Тахтала хал­кын, тирә-күрше авыл­лардан килгән право­славныйларны чиркәү ачылу шатлыгы белән район башлыгы Алек­сандр Никошин да тәбрикләде.

– Яңа чиркәү сез­не изге гамәлләргә р у х л а н д ы р с ы н , күңелләрегезне саф­ландырсын, аның ишекләре гыйбадәт кылучыларга һәрчак ачык булсын,–дип мөрәҗәгать итте ул шатлыклы вакыйга­ларда катнашучылар­га һәм гыйбадәтханә төзелешен башлап йөргән, аны ахырына җиткерү өчен күп көч куйган Виктор Беловка үзенең Рәхмәт хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International