Әлки районында Булат һәм Фирүзә Гобәйдуллиннар бүген язылышырга кыңгыраулы атлар белән килделәр

2018 елның 18 августы, шимбә

Түбән Әлки егете Булат Гобәйдуллин һәм аның кәләше – Ташбилге кызы Фирүзә  ЗАГСка законлы никахларын теркәргә әнә шулай бик матур җигүле атта килделәр. Туй кунаклары төялгән затлыдан-затлы машиналар эскорды да бар иде анысы. Әмма бүген инде онытыла башлаган тарантаслы җигүле ат безнең өчен аеруча тансык һәм кадерле шул.Булатның әтисе фермер Марат Гобәйдуллин байтак еллардан бирле инде нәселле атлар асрый. Аның чабыш аргамаклары Сабантуйларда һәм төрле ат чабышларында призлы урыннарны алып килә. Булат үзе дә атларны бик ярата. Әтиләренең зур хуҗалыгында ул аларның уң кулы, беренче ярдәмчесе. 
Булат белән Фирүзәнең шулай матур башланган гаилә тормышы гомер юлыннан кыңгыраулы атлардагыдай җилдереп кенә барсын, бәхет һәм тигезлек аларның алыштыргысыз юлдашы булсын иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International