Әле бит аның кояшлы җылы көннәре дә шуңа ымсындырып тора. Мөгаен, авылларда кече Сабантуйларның аеруча күңелле үтүе, аларга әллә кайлардан күптән күрелмәгән якташларның кайтуы, эчкерсез очрашу- күрешүләрнең күңелләргә сары май булып ятуы да шуның белән аңлатыладыр.
Югары Әлки авылында үткән бәйрәм дә әнә шун¬дый күтәренке рухлы, күп төсмерле булды. Августның кызу булса да инде сал¬маклана, тымызыклана төшкән көне әйтерсең бәйрәм оештыру өчен ту¬ган. Авыл уртасындагы зур мәйданда матур итеп киенгән әби-бабайлар, урта буын, яшьләр һәм бала-ча¬галар мәш килә. Әледән-әле машиналар килеп туктый, алардан кунакка кайтучы¬лар килеп чыга да дус-ту¬ганнары кочагына чума.
“Кайттыгызмы? Вәт булдыргансыз!”,”Исән-сау яшисезме? Бик сагындым үзеңне!” кебек сәламләшү авазлары яңгырый.
Озакка сузмый гына башлап җибәрделәр бәйрәмне. Бу урында шуны әйтеп китү урын¬лы булыр: Югары Әлкидә авыл көне клуб мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, га¬ять актив, тынгысыз Фәния Минһаҗева башлангычы, оештыруы нәтиҗәсе. Билге¬ле, Түбән Әлки авыл җирлеге советы катнашы һәм ярдәме белән. Әмма авыл көнендә Татарстанның по¬пуляр эстрада җырчылары Альбина Апанаева, Ви¬нарис Илъегет, Җәмил Дәүләтшин, Гөлнара Га¬бидуллина, биюче Разит Минһаҗев – Фәниянең ду¬слары, аның чакыруы бу¬енча Югары Әлкигә килеп, авыл халкының күңелен күреп, бушлай концерт куй¬дылар. Мондый тамаша¬ны карарга дип кемнәрдер башкалага бара. Ә биредә авыл уртасында булды - тыңла җырчыларны, кушы¬лып көйлә, мәйданга чыгып бие үзләре белән! Хәтта алып баручысы да Казаннан иде – Раил Рамазанов Авыл көненә беренче минутын¬нан ук күңелле тон бирергә тырышты.
Югары Әлки халкын район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов сәламләде.
–Бәйрәмегез бик ма¬тур, күренеп тора, аны тырышып әзерләгәнсез. Быел сезнең авылда ре¬спублика программасы кысаларында мәктәп һәм балалар бакчасы урнашкан бинаны төзекләндердек. Ә киләсе елга клуб бина¬сына тотынырбыз. Бәйрәм белән тәбрик итәм. Дус-та¬ту яшәгез, кунакларыгыз күп булсын!–диде җитәкче. Аның сүзләрен Түбән Әлки җирлеге башлыгы Мансур Галиуллин җөпләде. Ә ми¬крофон янына авылдашла¬ры, Татарстанның халык ар¬тисты Исламия Мәхмүтова чыккач, аны алкышлап кар¬шы алдылар.
– Авылым белән го¬рурланам. Без бит биредә “Уеннан уймак” дигән кино төшергән идек. Шу¬лай Югары Әлкине бөтен илгә таныттык. Мин әле яшь идем, мәктәптә эшлим. Шулай бервакыт Рияз абый белән сөйләшеп торабыз: “Исламия, килер заманнар, авылга электр кертерләр, асфальт юл килер. Син артистка булырсың, мин сиңа пианинода уйнар¬мын,” дигән иде ул. Үзе юк инде, әмма Рияз абыйы сөйләгән, ә без ышанма¬ган заманнарда яшибез. Өйләрегез иркен, асфальт юл, газ, электр – барысы да бар. Шундый яратам мин авылыбызны! Рәхмәт сезгә чакырганыгыз, машина белән килеп алып кайтка¬ныгыз өчен!–диде мәшһүр якташыбыз.
Бәйрәм турында анда катнашмаганнар да рухын тоемларлык итеп ничек язасың-сөйлисең? Гөрләде Авыл көне Югары Әлкидә. Альбина белән Гөлнара авылны мактап җырлады; Винарис, әбиләрне оял¬та-оялта аларга мәхәббәт җырларын багышлады; Разит биетте. Үзләре дә җавапсыз калмады – рай¬он тамашачысына таны¬лып өлгергән “Тургай” ансамбле, аның гармунчы¬сы Фаил Хәйбуллин авыл¬дашларын борынгы халык җыры белән сөендерделәр.
Бәйрәм сыйсыз бул¬мый, әле бит шулкадәр кунак та чакыргач. Пылау остасы буларак даны чык¬кан Фоат Мисалов бер Ка¬зан белән генә чикләнмәде, икенчесен дә тутырып пешерде итле-дөгеле сыйны. Өстәлләрдәге тәм-том, кайнар чәй дә бушлай иде. “Актай” ка¬фесы да кыздырылган ит-казылык, өчпочмак- пәрәмәчне күп итеп алып килгән …Кыскасы, тама¬ша кыл, мәйданда кайна¬ган уен-бәйгеләрдә кат¬наш, аша-эч, бүләкләнгән авылдашларыңа кул чап (авыл көнендә иң өлкән, иң яшь кешеләрне, тату гаиләләрне, беренче клас¬ска укырга керүче ике ма¬лайны һәм быел гына туган ике сабыйны, тагын бик күпләрне мәйданга чакы¬рып бүләкләделәр). Озын сүзнең кыскасы, Югары Әлки авылы көне бик тә күңелле, җырлы-көйле, тәмле сыйлы булып үтте. Кичкә таба инде интернет¬тагы кайбер челтәрләрдә “Вәт бәйрәм иттек ичма¬са! Югары Әлки бик ма¬тур авыл, халкы искиткеч кунакчыл икән!” дигән фикерләр, фоторәсемнәр дә барлыкка килде. Аралар¬ны якынайтты, күңелләрне күтәрде бу бәйрәм!