Әлки район музее балалар өчен Россия Дәүләт флагына багышланган чара үткәрде

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

22 августта билгеләнүче Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне уңаеннан район китапханәсе белән берлектә оештырылган әлеге кичәгә “Яшь имәннәр” лагеренда ял итүче балалар чакырылды. Өч төстәге Россия флагы  беренче тапкыр рәсми рәвештә 1991 елның 22 августында Мәскәүдә РФ Дәүләт Думасы бинасы өстенә беркетелә. Ак, зәңгәр һәм кызыл төсләрдәге тигез горизонталь полосалардан торган флаг –“дәүләт триколоры”– герб һәм гимн белән беррәттән илебезнең рәсми дәүләт символы.

Балалар арасында Россия флагы тарихына багышланган викторина да үткәрелде. Шулай ук музей буйлап экскурсия оештырдылар. Иң актив укучыларга бүләкләр бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International