“Гаетебез мөбарәк булсын! Аллаһы Тәгалә барлык яхшы гамәлләребезне кабул итеп, гыйбадәтләребез өчен савапларын арттырып, ике дөньяда да үзенең чиксез мәрхәмәтен насыйп итсә иде. Илләребезгә тынычлык, гаиләләребезгә иминлек, бәхет-сәгадәт насыйп әйләсен”,–дигән сүзләр бар мөхтәсибнең котлавында.
Ирек хәзрәт хәбәр итүенчә, 21 август көнне мәчетләребездә иртәнге 4 сәгать 30 минутта гает вәгазе, 5 сәгатьтә гает намазы укылачак.