“Хөрмәтле мөселманнар! Сезне чын күңелдән исламдагы изге бәйрәм – Корбан гаете белән тәбрик итәм. Бу олуг бәйрәм мөселманнарның рухи бердәмлеген һәм теләктәшлеген чагылдыра, җәмгыятебезгә игелек, шәфкатьлелек рухы өсти, киләчәккә ышанычны ныгыта. Һәр гаиләдә иминлек һәм бәхет, тынычлык һәм бәрәкәт хөкем сөрсен”,–диелә котлауда.