Әлки районында үткән атнада 5 пар законлы никахларын теркәде

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

Үткән атнаның җомга-шимбә көннәрендә биредә биш яшь гаилә язылышты. Югары Әлкидән Әсфән һәм Гөлгенә Сәгъдиевләр, Түбән Әлморзадан Ленар һәм Алия Ситдиковлар, Түбән Әлкидән Булат белән Фирүзә Гобәйдуллиннар, Базарлы Матактан Владислав һәм Ләйсән Гавриловлар, Чуаш Кичүеннән Инсаф һәм Алия Ваһаповлар өйләнешеп, тормыш юлыннан бергә атлап киттеләр.

 

Булат һәм Фирүзә Гобәйдулиннарның никахлашуы бигрәк тә үзенчәлекле булды. Алар ЗАГСка кыңгыраулы җигүле атта килделәр. Кияү егетенең әтисе Марат Гобәйдуллин токымлы аргамаклар асрый, төрле дәрәҗәдәге ат чабышларында призлы урыннар ала бит.

Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина әйтүенчә, бу һәм киләсе атнада аларда тагын биш парның язылышуы көтелә. Ә июльдә 13 пар өйләнешкән булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International