Әлки районы фермерлары игътибарына: гаилә фермаларына өстәмә рәвештә грантлар бирелә

2018 елның 24 августы, җомга

Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Татарстанда крестьян (фермер) хуҗалыклары базасындагы гаилә терлекчелек фермаларын  2017-2020 елларда үстерү” программасы буенча өстәмә  сайлап алу конкурсы үткәрә. Грантларга ким дигәндә 50 баш сыер асралган сөтчелек фермалары, ким дигәндә 150 баш мөгезле эре терлеге яисә 200 баш дуңгызы, я булмаса 300 баш сарыгы яки ким дигәндә 100 баш савым кәҗәсе, яки 200 аты  булган терлекчелек фермалары ияләре дәгъва кыла ала. Грантлар шулай ук кош-корт асраучы, балык җитештерүче гаилә фермаларына бирелә. Дәүләт ярдәмен гаилә фермалары төзүгә яисә реконструкцияләүгә, аларны техника һәм җиһазлар белән тәэмин итүгә, терлек-туар сатып алуга файдаланырга мөмкин. Конкурста катнашу өчен документларны быелның 29 августына кадәр тапшыру зарур. 
Грантны алу тәртибе һәм кирәкле документлар хакындагы мәгълүматлар Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында (http: //agro.tatarstan.ru/) урнаштырылган. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итеп тә белешергә мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International