Әлки районы мәдәният йортында журналист, язучы һәм мәсәлче Нәсих Таҗиевнең иҗат кичәсе була

2018 елның 24 августы, җомга

Нәсих Таҗиев Китәнче авылында туып үсә. 1965-1969 елларда ул район газетасының (ул вакытта “Коммунизм юлы” дип атала иде) баш мөхәррире булып эшли. Соңрак Татарстан радиосының махсус хәбәрчесе булып Яр Чаллы шәһәрендә озак еллар иҗат итә.

Якташыбыз күп кенә китаплар авторы. Аның шигырьләрендә, мәсәлләрендә, повесть-хикәяләрендә районыбыз кешеләрен дә танырга мөмкин.

 

Журналистика ветеранының иҗат кичәсендә танылган җырчы Азат Тимершәех, композитор Илгиз Закировның катнашуы көтелә. Шулай ук Азнакай, Спас, Чирмешән районнарыннан юбилярны котларга делегацияләр

килү күздә тотыла. Тантанада Татарстан телевидениесе һәм радиосы вәкилләре дә булачак.

Кичә 17 сәгатьтә башлана. Керү бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International