Республика көне алдыннан Казанда үрнәк гаиләләрне кабул итү мәҗлесе үткәрү матур традициягә әйләнде. Бүген үткән бу тантанада районыбызның иң күркәм парларыннан берсе Рамил һәм Сания Гыйматдиновлар катнашты. Рамил Гыйматдинов – районда гаять уңышлы эшләүче гаилә фермасы җитәкчесе. Ә аның гомер юлдашы Сания ханым күп еллардан бирле Иске Алпар авыл җирлеге халкының сәламәтлеге сагында тора. Алар үзләре кебек булдыклы һәм тырыш өч бала үстерәләр. Гыйматдиновларны Татар Мулла авылын тотып торучы гаиләләрнең берсе дип тә атыйлар.