Әлки районының Алпар һәм Ташбилге авыл җирлекләре башлыклары Татарстан Президенты кулыннан яңа машина ачкычлары алдылар

2018 елның 31 августы, җомга

29 августта, Татарстан Республикасы көне алдыннан, Казанда ТР Дәүләт Советы бинасы каршында муниципаль берәмлекләр арасындагы республика смотр-конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл җирлекләре башлыкларына яңа автомобиль ачкычлары тапшырды. Безнең Алпар һәм Ташбилге җирлекләре Шевроле Нива автомобильләренә ия булдылар.

Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы көне белән тәбрикләп, Рөстәм Миңнеханов аларга нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте. “Бездә җирле үзидарәгә ярдәм программасы эшләп килә. Һәр елны без аларга яңа машиналар бирәбез”,–дип билгеләп үтте Президент.

Әйтергә кирәк, күптән түгел Татарстан Президенты ярдәме белән авыл җирлекләре меңнән артык яңа компьютер алган иде. Бүләк оештыру техникасын безнең җирле үзиадарә хезмәткәрләре дә кинәнеп файдалана.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International