Ә “Иң күркәм бакча” Ринат Галимовларныкы (Дзержинский урамы) булып чыкты. Дамир Әһлиуллин (Пролетар урамы) исә “Кешеләргә шатлык бүләк итәм” номинациясендә бүләкләнде. Бу гаилә үз бакчасында гына түгел, урамнарында да аллы-гөлле чәчәкләр үстереп, тирә-юньне ямьгә күмгән.“Иҗади бизәлгән территория” номинациясендә җиңүне балалар иҗат йорты яулады. Геройлар паркын зәвык белән бизәгән, анда матур-матур чәчәкләр үстергән Нәби Дәүли исемендәге гимназия һәм үз территорияләрен, шулай ук Имәнлек урамын яшеллек һәм гөлләр белән ямьләндергән “Теремкәй” балалар бакчасы коллективлары да бәйгенең призерлары булды.Җиңүчеләр Республика көне тантанасында бүләкләнде.