Алар бер көндә уртача 4500 тонна яшел массаны урдырып, азык утарларына озаталар.
Силос өчен кукуруз мәйданнары быел 6900 гектар тәшкил итә. Көннәр коры торганда механизаторларыбыз аны атна-ун көн эчендә җыеп алачаклар.
Шулай ук рапс урагы да төгәлләнеп килә. Әлеге техник культура 3273 гектарда игелгән иде.
Бу көннәрдә механизаторлар карабодай суктыруда эшлиләр. Ул 2284 гектарда үстерелде. “Хузангай” җәмгыяте бу кыйммәтле ярманы үзендә җыеп алды инде. Шулай ук фермерлар да үз биләмәләрендә игелгән карабодайны суктырып бетерделәр. “ВостокЗернопродукт” филиалларында исә күпчелек мәйданда бу культура теземнәргә салынды. “Үзәк Әлки” филиалы инде суктыруга төште.
Көзге чәчү эшләре дә төгәлләнде. Районда 22400 гектарда бөртекле уҗым культуралары чәчү планлаштырылган булса, ул эш 23550 гектарда башкарылды. Тагын 1,5 мең гектарда техник культуралар чәчелде.
Район басуларында 26 агрегат туңга сөрүдә эшли. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев: “Сукалауны тагын да җанландырасы бар”,–ди. Бу эшне башкару өчен һава торышы да әйбәт, иртә туңга сөрелгән җирләр киләсе елда яхшы уңыш алуга ныклы нигез дә бирә.
Х у җ а л ы к л а р д а көнбагыш һәм бөртек өчен кукуруз урагы башланырга тора. Бөртеккә кукуруз 5400 гектарда игелсә, көнбагыш 13200 гектар тәшкил итә.
“Яшь көч” җәмгыяте көнбагышны быел 810 гектарда үстергән иде. Шуның 490 гектарына самолетлар белән десикация ясап, тиз арада аны суктыруга керешәчәкләр.